Логотип Казан Утлары
Шигърият

Икән...

Кышлары килә икән... Гомерләрнең узулары Кинәт сизелә икән…

Җәйләрдән көзгә күчәбез,
Вакытын белми генә –
«Шушы көндә, шул сәгатьтә
Көз килә!» дими генә.
Кышка да исебез китми –
Булса ни, булмаса ни...
Унсигездә гомер шулай –
Узса ни, узмаса ни?!
Әле алда күпме гомер! –
Яшисе дә яшисе!
Биек тауларга менәсе,
Яшен кебек яшьнисе!
Уйламыйбыз: биек таудан
Булыр диеп төшәсе?
Җәйләрдән көзгә күчәсе –
Гомерләрнең үтәсе...
«Булмаса ни!» дип торсаң да
Кышлары килә икән...
Гомерләрнең узулары
Кинәт сизелә икән…

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өметләнеп яшәп, гомер узганын да сизмибез, ..........Ходай кушкач, соң минутка кадәр өмет өзмибез. ......... ...Буш өметләр кала, ә без бакыйлыкка китәбез, ..........Ахыр чиктә ахирәттә оҗмах өмет итәбез... ............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)