Логотип Казан Утлары
Шигърият

Идел

Тукта, шагыйрь, куй каләмең, аһ-зарларны язма син, Аһ-зарларны тыңлый-тыңлый, халык күңеле сызмасын! – Дим дә мин янә ашыгып үреләм каләмемә, Әрнүле яңа бер җырым сулкылдый калебемдә.

Идел өсләренә иртән сарыла да ак томан,

Шул томаннан Идел һич тә арына алмас сыман.

Дулкын да юк, упкын да юк, томанлы Идел тыныч,

Җан тынычсыз әллә нигә, юк күңелдә куаныч.

Җилләр исәр, нур сибелер, ачылыр Идел йөзе,

«Кем идегез, кем булдыгыз?» – битәрләр Идел безне.

«Булды дәвер, чит-ятларга бирдегез илегезне,

Инде менә тыныч кына җуясыз телегезне.

Мин дә агам бер көйгә, баешыма табан агам,

Мин дә инде сезнең сыман бик тиз саега барам».

...Сискәнәм дә күзем ачам кап-караңгы төннәрдә,

Иделгә кояр инешләр кибеп яткан мәлләрдә.

Тукта, шагыйрь, куй каләмең, аһ-зарларны язма син,

Аһ-зарларны тыңлый-тыңлый, халык күңеле сызмасын! –

Дим дә мин янә ашыгып үреләм каләмемә,

Әрнүле яңа бер җырым сулкылдый калебемдә.

 

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев