Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язу карасыдай төннәрдә

Миннән акыллырак кешеләр бар, Ә мин үзем кемнән акыллы?

Миннән акыллырак кешеләр бар,

Ә мин үзем кемнән акыллы?

Кара төнне ярып, кара көздә

Сократ үзе гүя чакырды.

Китапларга кемнәр табына соң

Кара шомга чумган заманда?

Язылмыйча калган китапларны

Уйлап йөрим әле һаман да.

Уйлап йөрим юкка чыкканнарын,

Янганнарын дәһшәт эчендә.

Кулъязмалар янмый, дисәләр дә...

Кәгазь бит ул түзә, кичерә.

Таш гасырның таш битләрен ачам,

Тузаннарын коям тузларның.

Ап-ак папируслар эләкмәгән

Каләм ияләрен кызгандым.

Күпме сүзләр калган һаваларда,

Күпме фикер калган эленеп.

Язар өчен кәгазь җитешмәгән,

Каралары калган күмелеп.

Кәгазь дә бар хәзер, кара да бар,

Вакыт кына юкка тоташа,
Ак кар кебек эреп юкка чыга,

Ялган белән чын тормыш аша.

Югалалар җаннар, уралалар

Кара көздә кара төннәргә.

Әлмисактан Сократ тавыш бирә,

Таянырга, диеп, кемнәргә

Язу карасыдай төннәрдә?!
 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ........Миннән акыллырак кешеләр бар,Ә мин үзем кемнән акыллы?Кара төнне ярып,кара көздә,Сократ үзе гүя чакырды....Әлмисактан Сократ тавыш бирә Таянырга, диеп, кемнәргә?!(“Язу карасыдай кара төннәрдә (” Ленар Шәех).................................Мин акыллы, ә кемнән акыллырак...........................Мин акыллы, ә кемнән акыллырак,һәм ни дәрәҗәдә акыллы?Беләсеиде, нинди үлчәү белән Үлчәп була минем акылны?.......................Ринат* абый, барып әлмисакка,Бөек Тукай белән гәпъ корган.Зиннур** абый , исә, Пушкин хәтлеПушкин белән шампан аттырган...............................Шундый уйда, мине кара төндә,Үз янына Сократ чакырды.“Әйтче,- дидем, безнең арабыздайә, кайсыбыз иң- иң акыллы?”(Сократ, никтер, минем соравыма:“Син- җүләр!”-дип миңа акырды). .................... Ps:Ринат* Харис, Зиннур** Мансуров ..........................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)