Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язларда да моң-сагыш бар

Сизәм: гомер үткән саен Язларда да моң-сагыш бар.

Бертуктаусыз гомер үтә,
Көннәр ага, еллар ага.
Тагын язлар... бозлар эри,
Агым сулар ярга кага.
Татлы дымсу яз һавасын
Җил тарата хушбуй итеп.
Җирне ертып чирәм шыта,
Ачык яшел борын төртеп.
Арып-талып көн баегач,
Ут яндырып, офык тулып,
Туар таңны тибрәлдерә,
Күчә-күчә кызгылт болыт.
Җир арына иркен сулап,
Йөзләр көлә, күзләр көлә.
Ни дисәң дә язлар һаман,
Матур килә, рәхәт килә.
Җир тырышып яңарганда,
Мәшәкатьне читкә куеп.
Керер идем куеныңа,
Ихтыярсыз песи булып.
Тагын ничә язлар килер?
Күкрәк киереп сайрар кошлар...
Сизәм: гомер үткән саен
Язларда да моң-сагыш бар.

Фирдәүсә Бикмәтова

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үтәр идем синең бөтен теләгеңне (Фирдәүсә Бикметовага пародия) ...... ....Керер идем куеныңа, .........Ихтыярсыз песи булып..(“Язларда да моң-сагыш бар”Фирдәүсә Бикмәтова) ....... ........Песи булып куеныңа керер идем, ......... Мыр-мыр килеп күкрәгеңдә йөрер идем. .............. ...Ялар идем борыныңны, колагыңны, ...........Үтәр идем синең бөтен теләгеңне. ........... ...Ә сәхәрдә көтеп авыз ачканыңны, .............Бирер идем, хәтта соңгы тычканымны... .............. ... Сәйлән