Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язгы сулар

Таныш булыгыз – Кайбыч шагыйрәсе Зөһрә Фәизова

Кайбыч районы үзәк китапханәсендә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе буларак, Кошман авылында яшәп иҗат итүче Зөһрә Фәизова белән очрашу узды. Кичәдә ул яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды. Зөһрә ханым соңгы вакытта язган шигырьләрен улына, махсус хәрби операция вакыйгаларына багышлый. Бу җанөзгеч шигырьләргә ул улын сагыну уй-кичерешләрен сала.

      Зөһрә ханымның улы Рузалит контракт төзеп, үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китә. Ул биредә хәрби фельдшер булып хезмәт итә.  Аның исәбендә – бик күп коткарылган хезмәттәшләренең гомерләре. Батырлык һәм кыюлык күрсәткәне һәм яралыларны яу кырыннан исән алып чыкканы  өчен  «За спасение погибавших» – «Авыр хәлдәге сугышчыларны коткарган өчен», «За боевое отличие» – «Сугышчан батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Егет туганнары белән мөмкин кадәр ешрак элемтәгә чыгарга тырыша. Аны өйдә әнисе һәм туганнары көтә.

– Улым өчен бик борчылам, көн саен дога укып көтәм! – ди Зөһрә ханым. – Шул ук вакытта аның белән горурланам, аның исән-сау кайтасына өметләнеп торам!

   Зөһрә Фәизова Кайбыч районының Кошман авылында туып үсә. Хезмәте педагогика, укыту-тәрбия белән бәйле. Балалар бакчасында тәрбияче булганда да, мәдәният йорты директоры булып эшләгәндә дә шигырьләр һәм хикәяләр яза. Аларны балаларга, дусларына ирештерә.

      Зөһрә Фәизованы шигърияткә алып килгән юлы урау, озын, катлаулы. Аның һәр тукталышы үзенчәлекле, истәлекле вакыйгалар белән тулы. Үзе белән бергә туган сизгер күңелне, нечкә хисне тормыш зилзиләләре дә, гаилә мәшәкатьләре дә, гомер агышы да тоныкландырмаган. Ул туган авылына, аның гүзәл табигатенә, язларын яшәреп, көзен моңсу гына яфрак койган агач-куакларына гомер буе гашыйк. Шигырьләрендә туган җиргә, туган якка, туган телгә карата чиксез мәхәббәт, соклану, ярату чагыла. Күңел дигән серле сандыктан яшьлекне, үткәнне сагыну, юксыну, көтү, газаплану хисләре саркый. “Туган якны сагыну” шигырендә ул туган якка мәхәббәтен белдерә. Анда үскән тирәкләр шавы да, ак тәлгәшле шомырт яланында курай моңнары да, аңа көч-дәрт өстәвен белдерә. “Барчасы да якын, бик тә газиз – туган якның һәрбер сукмагы”, – дип яза ул. 

      Хикәяләрендә авылдашларының эш-гамәлләрен уңай бәяли, җир-хезмәт кешесен олылый зурлый. Ул хикәяләрендә соклану катыш хөрмәт белән авылдашлары турында яза. Гадилектә галилек сәясәтен алга сөреп, һәр язмасының героен шәхес буларак төрле яктан ача, укучы күңелендә уңай образ тудыра. Очраша, аралаша, өйрәнә һәм таба... Каләм иясенең максаты шул бит инде!

Күз алдыбызда бер-бер артлы таныш образлар җанлана. Безнеңчә уйлыйлар, безнең хисләр белән яналар. Моның шулай булуы табигый: автор үзе – шуларның берсе, алар арасында канат ныгыткан, оя корган. Тынгысыз җанлы каләм иясе сизгер, нечкә күңеле аша үткәреп тудырган язмаларын китап итеп туплап, укучы хозурына тәкъдим итә. 

       2013 елда шагыйрәнең “Яшьлек эзләре” дип исемләнгән – шигырьләр һәм 2022 елда “Туган ягым – гөлләр иле” дигән хикәяләр җыентыклары дөнья күрде. Бу китапларда тормыш сурәтләренә язмыш мәгънәсе кушылып язылган шигырьләр һәм хикәяләр урын алган.

       Зөһрә Фәизова туган авылында гаилә корып, өч балага гомер бирә.  Гомере буе туган җирен, авылын, аның челтерәп аккан чишмәсен, урман-кырларын яратып яши. Пенсиягә чыккач та Зөһрә ханым тик кенә ятмый.  Кайбыч районы үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Шигъри тәлгәшләр» әдәби-иҗади берләшмәсенең даими әгъзасы, мәктәп-китапханәләргә очрашуларга йөри, үзенең шигырьләре белән һәркемне сөендерә.  

       Ана өчен баласының илне саклавы – зур горурлык! Инде алдагы көннәрендә дә улы исән-имин кайтып, аның игелеген күреп, бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Җәмилә СӘГЫЕВА,

Кайбыч районы үзәкләштерелгән китапханә челтәре җитәкчесе

 

Язгы сулар кебек, еракларга

Килә минем агып китәсем.

Шашкын хисле урман кызы кебек,

Бар галәмне якын итәсем.

 

Язгы сулар ага бөтерелеп,

Берсен-берсе куа шук җаннар.

Бик ерактан, изге аһәң булып

Ишетелә миңа моң-назлар.

 

Карашымны төбәп сезнең якка,

Басып торам юллар чатында.

Калдык кебек язмыш ярларында,

Кар сулары аккан ташкында.

 

Язмышларны куып сулар ага,

Гомерләрем очсыз юл сыман.

Күңел синнән күпкә ераклашкан,

Үткәннәргә кайту юк сыман.

 

Зөһрә Фәизова

 

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев