Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язга – мәрхәбә!

Ак бәздән өрфия күлмәкле Өметем йөгерә каршыңа. Саумы, Март! Мин синең сыңарың! Тоташ нур фирүзә галәмем!

Саумы, Март гүзәлкәй! Хуш килдең!
Син диеп зарыккан бер минме?!
Җиңелме җилкенчәк адымың?
Аязмы күкләрең, иминме?
Нечкәбил җилләрең ярсуы
Тиң икән яшь кызлар дәртенә...
Көлемсәр гөлләрең елышкан
Күңелнең еламсар көртенә.
Озын кыш йончыткан кәефен
Бар җиһан салырга ашыга.
Ак бәздән өрфия күлмәкле
Өметем йөгерә каршыңа.
Саумы, Март! Мин синең сыңарың!
Тоташ нур фирүзә галәмем!
«Тынычлык! Мәхәббәт! Бәхет!» дип
Җыр сырлый ак каурый каләмем.

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев