Язам, дидем...
«Язам» дидем, язалмадым сиңа, «Шалтыратам» дидең, үзең дә... «Елга бер!» дип, пышылдады язмыш Ул хәл иткән безнең өчен дә... Язам дидем, язалмадым сиңа…
«Язам» дидем, язалмадым сиңа...
«Шалтыратам» дидең, үзең дә...
Син язганны көткәнсеңдер, ә мин
«Сагынмасмы» дидем, үзе дә...
Айлар, еллар үтте... Тоныкланды
Әйткән вәгъдә, изге теләкләр.
Туйлы булдык, сөйгән ярлы булдык,
Үзгәрделәр холык-гадәтләр.
Телефонда һәркөн йөзләп язу,
Миңа – ирдән, сиңа – хатыннан,
Эштән, балаларның мәктәбеннән,
Риэлтордан, Саклык банкыннан.
Кемдә – тәкъдим, кемдә – хәл белешү,
Ияләштем күптән үзем дә.
Һич туктамый явып тора хатлар –
Таңда, көндез, хәтта кичен дә.
Тансык кына бер шатлыгым булып,
Синнән килә елга бер хәбәр.
«Туган көнең белән! Бәхет телим!»
Шул биш сүзгә сыйган бар галәм!
Күңелеңнән генә: «Бар да яхшы,
Димәк, шулай тиеш!» – дисеңдер.
«Мин исән-сау, син белеп тор шуны,
Онытмадым, яздым!» – дисеңдер.
Аннан, тизрәк сөртеп куясыңдыр,
«Рәхмәт!» сүзе килеп җиткәнче.
Хатыныңнан шелтә ишеткәнче,
Сүзләр үткәннәргә күчкәнче.
Ел да шулай... Дертләп куя күңел.
Юк, юк! Көн дә сине сагынмыйм!
Гомер буе «яратам» дип сиңа,
Әйтергә дә бер дә алынмыйм.
Араларда безнең күпме язлар,
Кеше язмышлары салынган.
Язган-сызган шушы котлауларга
Безнең тыйнак сөю сыенган...
«Язам» дидем, язалмадым сиңа,
«Шалтыратам» дидең, үзең дә...
«Елга бер!» дип, пышылдады язмыш
Ул хәл иткән безнең өчен дә...
Язам дидем, язалмадым сиңа…
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев