Шигърият
Яз көткән күзләрне күкләргә төбим дә...
Тын гына күзәтәм болытлар акканын. Көтә бит йөрәгем, зарыгып көтә бит Офыкта, нурланып, ал таңнар атканын.
Яз көткән күзләрне күкләргә төбим дә
Тын гына күзәтәм болытлар акканын.
Көтә бит йөрәгем, зарыгып көтә бит
Офыкта, нурланып, ал таңнар атканын.
Кояшлы таңнардан килер ул яз кызы
Һәм узар янымнан иң тыйнак килендәй.
Сокланып, мин аның алдына тезләнгәч,
Йөземнән иркәләр туган як җиледәй.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев