Шигърият
Яхшылыкның...
Яхшылыгы өчен Җир шарында Күпме кеше күз яшьләрен коя.
Яхшылыкның җөе калмый аның,
Шуңа онытыла.
Кылган яхшылыкка әҗер итеп,
Ирексездән мәңге ут йотыла.
Яхшылыкның җыры калмый аның,
Көе онытыла.
Кешеләргә җылы өләшкәндә,
Кызган күмер кулда озак тотыла.
Яхшылыкның кере калмый аның,
Керләнсә дә дөнья.
Ихлас җанның меңгә ярылганын
Бу җиһанда йөрәк кенә тоя.
Яхшылыкның эзе калмый аның,
Яңгыр ашыгып юа.
Яхшылыгы өчен Җир шарында
Күпме кеше күз яшьләрен коя.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев