Ятам әле...
Аркылыны буйга салмый ятам әле тайгада. Болай ятканым юк иде нинди иркен далада!
Аркылыны буйга салмый ятам әле тайгада.
Болай ятканым юк иде нинди иркен далада!
Кызык бит карап ятарга арестка алганнарын.
Ат урынына утын кискән мескен божан малаен!
Черек агач төпләрендә зур тормыш кайный икән!
Кармәтен сагынуыннан бу кайчан айный икән?
Кырмыска, корт, үрмәкүчләр яши ата йортында.
Тайгага көчләп озатмый иле хәтта кортын да.
Ач карынга уйлап ятам: карга ите тәмледер?
Туган якның төтене дә, аһ-зары да ямьледер.
Эх димен, кайтасы иде, кыргаякка атланып.
Еласын иде землянка, яшьләренә капланып.
Уйлап ятам, әгәр димен аяклы бәхет килсә,
«Ә» дә, «җә» дә дими генә, «Гафу ит!» – дип баш исә.
Әдәп йөзеннән Хизбулла гафу итәр, мөгаен.
Бар үпкәсен онытыр ул, көтә дисә пар каен!
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев