Яшьлек тамыры
Ап-ак дөнья, тау-түбәтәй Күзне назлый ак булып. ...Кышкы дисәм, түгел, язгы – Баш очымда ак болыт!
Ап-ак карда кыйбла якта
Тау күренә ак булып.
Түбәсендә ак төш күреп,
Сәҗдә кыла ак болыт.
Урманнар ак, үзәннәр ак,
Күпереп ята ак кар.
Ә астында яшьлек төсе,
Яшеллек тамыры бар.
Дөнья аклыкка чумса да,
Картаймаган, шул килеш.
Язны көткән таллар шаулый –
Вакытлыча күренеш.
Ач, табигать, ач сереңне –
Ничек яшьлегең кайта?
Мин дә – улың, яшәр идем
Гел чәчәк ата-ата!
Ап-ак чәчле, ак сакаллы
Килсә дә картлык чорым,
Йөрәгемдә чыңлар иде
Үлемсез ап-ак җырым.
Ап-ак дөнья, тау-түбәтәй
Күзне назлый ак булып.
...Кышкы дисәм, түгел, язгы –
Баш очымда ак болыт!
Елгалар ак, һәр карышта
Җемелдәп балкый ак кар.
Кар астында күз күрмәгән,
Яшәү дәрте сүрелмәгән
Гомерем чапкан тулпар!
«КУ» 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев