Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлегем учагы

Хәтер күрә, очкын чәчә-чәчә Уйнап янган яшьлек учагын.

Толымнарын чайкый суда таллар,
Җилләр килеп тарый чукларын.
Тыңлыйм чишмә җырын,
Күрәм, әнә, моннан ерак түгел,
Без кабызган учак утларын.
Хәтер күрә, очкын чәчә-чәчә
Уйнап янган яшьлек учагын.
Эх, кайтарып булса икән кабат
Гомерләрнең җанга җылы биргән
Мәңге онытылмас шул чагын.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев