Шигърият
Яшибез, нәрсәдер көтәбез...
Көтәбез, көтәбез... Адаштым Мин кәкре көзгеләр илендә.
Яшибез, нәрсәдер көтәбез...
Кемнәрдер китәдер, кайтадыр.
Күренми бернәрсә, күренми.
Ә бәхет янәшә кайдадыр...
Көзләрнең яңгырлы кичләре,
Томанлы иртәләр арада.
Кочам дип, үбәм дип киләсең,
Ул томан шикелле тарала...
Кулларым бушлыкка эленгән.
Бары тик тоз тәме ирендә.
Көтәбез, көтәбез... Адаштым
Мин кәкре көзгеләр илендә.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев