Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшибез

Ничә кат чыдады йөрәк – Шулкадәрле яшебез!

Җилләр кисешкән урында
Яшәдек без, яшибез!
Ничә тапкыр үтте давыл –
Шулкадәрле яшебез!
Давыл үтте, чәчте-сүтте,
Сипләдек өр-яңадан.
Уйга да кермәде хәтта
Китү җилле каладан.
Яшен өтте, утлар төртте,
Өметләр дөрләп янды.
Көлдән туган Феникстай,
Колач җәеп торып бастык,
Шаккатырып заманны!
Җилләр кисешкән турыда
Яшәдек без, яшибез!
Ничә кат чыдады йөрәк –
Шулкадәрле яшебез!

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев