Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшерен истәлек

Гомерләр үтелгән... Дөнья, дип алданып, Күпме сер бикләнгән хәтернең түренә. Шуларның онытылмас саргайган сагышы Карашта, йөзләрнең сырында күренә.

I

Гомерләр үтелгән... Дөнья, дип алданып,

Күпме сер бикләнгән хәтернең түренә.

Шуларның онытылмас саргайган сагышы

Карашта, йөзләрнең сырында күренә.

 

Өнемме бутала томанлы төш белән?!.

Юк икән!.. Карасаң, зур юллар кичелгән.

Чәчкәйләр чаларып, хәтерләр бетсә дә

Онытылмый ул төннәр, сөюдән исергән.

 

Төнге җил назлады алланган битләрне...

Очкынлы карашлы сөйкемле күзләрне.

Бик күпләр хәтердә саклыйдыр әле дә

Калмаган чакларын ул назга түзәрлек.

 

Кайда ул айлы төн?.. Йолдызлар атышкан,

Иреннәр ут янган ялкынлы сулыштан.

Гәүдәнең тәндәге булган бар әгъзасы

Сөюдән ашкынган кан белән тулышкан...

 

Кемнәрдер бары тик елмаеп карыйдыр

Яшьлекнең иң гүзәл, иң татлы хисенә.

Кемнәрдер кавышу төннәрен сагынып,

Һаман да кадерләп йөртәдер исендә.

 

Йөрәкнең түрендә яшереп сакланган

Шул аяз айлы төн яшәргә көч бирә!

Калса да еракта бүген дә якын ул,

Тәү хисләр – һичкайчан онытылмас хатирә.

 

II

Сөйгәнбез... Йөргәнбез мәгънәсен аңламый

Илаһтан бирелгән кадерле көннәрнең.

Сызылып көн туган, сузылып кич булган,

Кемнәрдер сөюен аңлаткан кемгәдер...

 

Хәтердә саклана гөнаһсыз хатирә...

Әле дә ул шунда, килерем көтә күк.

Карашы бүген дә бәгырьне телгәли,

Һаман да сулышы иренне өтә күк....

 

Күзгә дә карарга оялган күзләрдә

Күрдем мин мәхәббәт язының ташкынын.

Мәхәббәт-сәгадәт утында янарга

Көттем мин, көттем мин һәр кичне, ашкынып.

 

Хәтирә кемгә дә кадерле истәлек,

Кем генә сагынып алмый соң исенә?

Яшь тупыл яфрагы исләре таралган,

Шомыртлы, сиреньле май ае кичендә...

 

Күңелнең мең кылын уята хатирә,

Онытылган чагында кичәге гамәл дә.

Онытылмый!..Онытылмый оялчан ул караш,

Ягымлы елмая кичләрен галәмнән…

 

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев