Яшәлмәгән гомер – хәтерсез
Узган гомерләргә шөкер итеп, Киләчәккә карап яшик без!
Әллә нинди уйлар килә кайчак,
Күз алдыннан үтә бар гомер.
Дистә еллар узгач, ул гомерең
Мизгел генә булып күренер.
Балачагым, яшьлек күз алдымнан
Йөгереп кенә үтәр төш кебек.
Әллә кайда калган хатирәләр
Бер-бер артлы калкыр тезелеп.
Сизмәссең дә, «кай арада» диеп,
Үз-үзеңә сорау бирерсең.
Иң кадерле булган минутларны
Хыялыңда эзләп йөрерсең.
Һәрберебез белә, безнең гомер
Мизгел кебек кенә бу җирдә.
Бер уйласаң, ниләр генә ятмый,
Кеше хәтеренең төбендә.
Айнып китәсең дә уйларыңнан,
Бүгенгесе көнгә әйләнеп.
Алда – гомер, мәшәкатьләр, эшләр,
Артта хәтер калган бәйләнеп.
Киләчәкнең хәтере юк аның,
Яшәлмәгән гомер – хәтерсез.
Узган гомерләргә шөкер итеп,
Киләчәккә карап яшик без!
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев