Яратып туймаслык яшем бу...
Яңа таң! Исәнме, кадерлем!» Яратып туймаслык яшем бу…
Яратып туймаслык яшем бу.
Бар төсләр җете һәм мәгънәле.
Таңнарның кояшка ияреп,
Биеккә үрләгән мәлләре.
Яратып туймаслык җәем бу.
Тел очы – җиләкле бал гына.
Баш түбәм – кырчәчәк-такыя,
Кыңгырау җыр суза тын гына…
Яратып туймаслык тормыш бу:
Бары – бар, югы да – минеке.
Елларны санамыйм – очсыннар!
Бәхет ул вакыттан ирекле.
Бәхетнең иң тәмле ноктасы –
Мин әле ут булып яшәрлек!
Зирәклек, белмим шул, бар микән?
Ярату – Җир шарын кичәрлек.
Яратып туймаслык яшем бу –
Кочакка нык кысып бәхетем:
«Шөкер! – дим, – мең рәхмәт!
Мең разый!
Яңа таң! Исәнме, кадерлем!»
Яратып туймаслык яшем бу…
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев