Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярату савапмы, гөнаһмы?

Беркем белми «теге» дөньяларда Ни кыласын, ни күрәчәген. Мин дә белмим. Ләкин «монысында» Мин фәкать яратып яшәдем.

Беркем белми «теге» дөньяларда
Ни кыласын, ни күрәчәген.
Мин дә белмим. Ләкин «монысында»
Мин фәкать яратып яшәдем.
Сөю утларында көйри-көйри,
Күпме икән бәгырь канаттым...
Яратулар Гамәл китабында
Савап саналырмы, гөнаһмы?!
Ничә тапкыр икән алдандым мин,
Үзәгемне өзде хыянәт.
Оҗмах ләззәтләрен тату түгел,
Фаниларда күрдем кыямәт.
Гөнаһ җыйдым микән яратам дип,
Әллә җыйдым бетмәс савапмы?!
Үз-үземне аклый алырмынмы –
Кыямәттә тотсам җавапны?
Яратам дип, газап кына кичтем,
Хилафлар кылмадым лабаса!
Кеше булып туу үзе гөнаһ –
Яратулар гөнаһ саналса…

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев