Яңгыр җыры
Берөзлексез яңгыр ява, әни, бүген Яшьле пәрдә элгән җанга болыт-күгем. Син дә үксеп тәрәзәңә карыйсыңдыр, Моңлы җырын бу яңгырның тыңлыйсыңдыр.
Берөзлексез яңгыр ява, әни, бүген
Яшьле пәрдә элгән җанга болыт-күгем.
Син дә үксеп тәрәзәңә карыйсыңдыр,
Моңлы җырын бу яңгырның тыңлыйсыңдыр.
Парсыз калып яшәвеңне яңгыр күрә,
Җан газабың, тамчы итеп, күккә элә.
Йортыңдагы ялгыз утың күз алдымда,
Өйдә килеш чыландым мин ул яңгырга.
Үз итмәдең мин үскәндә ят ярларны,
Кызым бар дип, читкә эттең тиң парларны.
Язмышыңа күптер, әни, үпкәләрең,
Тик аларны беркайчан да син әйтмәдең...
«Риза, – дидең, – тормышыма, кызым үсә...
Аны менә дөньялыкта ниләр көтә?!»
Бөтен уең, бөтен гамең «бала» булды,
Иңнәремә синең өмет канат куйды.
«Әтиләрне алыштырмый читләр», – дидең,
«Үз өеңдә кыенсынып үсмә», – дидең.
Гомереңне миңа гына багышладың,
Яңгырларсыз булса иде ак кышларың.
Берөзлексез яңгыр ява, әни, бүген,
Әллә нишләп тына белми болыт-күгем.
Яшең сөртеп тәрәзәңә карыйсыңдыр,
Яңгыр җырын, әни, син дә тыңлыйсыңдыр...
Тыңлыйсыңдыр…
Алинә ХИСАМИЕВА (1986) – шагыйрә; «Көзге яфраклар кочагында», «Күбәләкле җәймә»
исемле китаплар авторы. Казанда яши.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев