Шигърият
Яңа таңдагы уй
Язмыш ничәнче кат, көлемсерәп, Яңа саплам салды кулларга. Тегәрменме, әллә чигәрменме Яңа ямау – иске дөньяга?
Язмыш ничәнче кат, көлемсерәп,
Яңа саплам салды кулларга.
Тегәрменме, әллә чигәрменме
Яңа ямау – иске дөньяга?
Ариадна2 йомгак тәгәрәтте –
Яңа мөмкинлекләр йомгагы!
«Тозак-лабиринттан котыл!» – диеп,
Әйдәп тора Киек каз юлы.
Тәгәрәпләр китте, әй, йомгагым.
Чыгармынмы, җепкә тотынып?
Белмим әле... Әмма киергегә3
Яңа өлге тарттым... ымсынып.
3 Киерге – чигү өлгесен тарттыру өчен җайланма.
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев