Шигърият
Яңа газәлләргә кереш сүз
Бу халәт – бар вазгыятьләрдән өстен: Якынайта Аллаһ белән араны!
«Газәлләр – җан «аять»ләрең... Аларны
Бүгенге кырыс вазгыять аңлармы?» –
Шундый сорау бар күзеңдә... Янәсе,
Хисләрең безнең заманга ярармы?
...Вазгыять сүзен танымый шигърият!
Әмма без дә шушы чор балалары:
Дау, тетрәүләр җанда... Ә «вәхи» килә
(Туган телдә Яр тапшырадыр аны?!)...
Бер илаһи көч, югарылык, шиксез,
Күктән иңә – газәл туа аннары...
Бу халәт – бар вазгыятьләрдән өстен:
Якынайта Аллаһ белән араны!
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев