Шигърият
Янә бер җәй үткәннәрдә кала...
Янә бер җәй үткәннәрдә кала, Һаваларда – акланмаган өмет исе...
Янә бер җәй үткәннәрдә кала,
Һаваларда – акланмаган өмет исе...
Артыгына ымсынмадым да бит,
Җанны өтә үкенүнең утлы хисе.
Талгын гына көзгә керә җиһан...
Пәрәвезме, рәшәме ул тын һавада,
Әллә нәүмиз хыял тибрәләме
Адашкан да ялгыш күккә ашар юлда.
Калканымны салам. Юк, бирелмим!
Ук алалмас күкрәк тулы җөйне бары.
Садагым да калсын, әйдә, җәйдә,
Учка җыйган көчтә – көздә – юлым ары.
Бәхилләшеп, ялын сыйпап соң кат,
Утны-суны бергә кичкән чаптарыма
Ирек бүләк итәм. Тезгеннәр юк...
Хөр тулпарым тояк тавышы тынлык яра.
«КУ» 10, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев