Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялвару

Уңда кабер, сулда кабер, чәчкә таҗлары сулган. Үкенечле үлем белән зират эчләре тулган.

Уңда кабер, сулда кабер, чәчкә таҗлары сулган.
Үкенечле үлем белән зират эчләре тулган.
Мин мәңгегә шулай исән-имин яшәрмен кебек,
Китүчеләр арасында миңа урын юк кебек.
Фәрештәләр әле мине кызгана, димәк, саклый.
Сизәм: арттан чал үлемнең кара шәүләсе атлый.
Салкын кабер эчләреннән шомлы бер аваз алам:
«Сез минем кебек булырсыз, мин сезнең кебек булмам...»
Киткәч, синнән берни калмый, җис(е)мең туфракка китә,
Кала: туган, үлгән елың, мәрмәр ташлы плитә...
Туу-үлем... Ике дөнья! – кылдан да нечкә араң,
Өзмә, зинһар, сакла, диеп, эчтән генә ялварам.
Моңсу зират өсләрендә иртән – кояш, кичен – ай...
Үкенечле үлемнәрдән сакласаң иде, Ходай!

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев