Шигърият
Ялган
Бар да бетә, яна, әмма ялган Сугыш кырыннан да сау чыга.
Ялган туа, үсә, көрәя,
Авызлардан күчә авызга.
Кара елан сыман шуыша да
Нәфрәт утын җирдә кабыза.
Бер дәүләттән күчә башкасына,
Гауга чыга аннан, дау чыга.
Бар да бетә, яна, әмма ялган
Сугыш кырыннан да сау чыга.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев