Логотип Казан Утлары
Шигърият

Якут илендә

Зәмһәрир җилләргә һичничек күнмәгән Бабамнар учагы! – Ул әле сүнмәгән...

Эссе соң җәйләре Мәңгелек туңлыкта,

Мин монда үткәннәр куймаган бер нокта.

Мин монда нур җыям кабынган ялкыннан,

Бүреләр улавын ишетәм якыннан.

Бу яклар әле дә боланлы, тирмәле.

...Утырган бабамнар бер учак тирәли.

Бик ишле гаилә яшәгән кайчандыр,

Кайсыдыр – баһадир, кайсыдыр – бик чандыр.

Куанган балыктан йә аудан кайтканда,

Ул якты эленеп калгандыр кай таңда?!

Шул якты төшә күк җаныма әле дә,

Тере дә түгел мин, түгелмен үле дә.

Мәңгелек туңлыкта туңмаслык кавемне,

Җиңәргә теләгән әйткәндер: «Кем кемне?!.»

Яуларда җиңүләр – зур тарих ул чактан...

Алар бит ялкынны алган шул учактан!

Зәмһәрир җилләргә һичничек күнмәгән

Бабамнар учагы! – Ул әле сүнмәгән...

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев