Шигърият
Һәркөн кичен мин кулыма энә алам
Тегәм җайлап: уй җепләрем чуалган бит. Тегәм җайлап: туар көнгә чыдармы, дип?
Һәркөн кичен мин кулыма энә алам.
Һәркөн кичен мин тырышып ямау салам.
Ямау салам, күрмәсен дип кеше-кара.
Ямау салам көндез җыйган һәр ярага.
Һәр ярага энә кадыйм кабат-кабат.
Һәр ярага кораманы тегәм җайлап.
Тегәм җайлап: уй җепләрем чуалган бит.
Тегәм җайлап: туар көнгә чыдармы, дип?
Чыдармы, дип, иртәгәге яраларга?
Чыдармынмы? Йөрәк бүген – зур корама.
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев