Логотип Казан Утлары
Шигърият

Һәр адымда хәят җәйрәп ята

Тере чакта яшә генә бары, Яшәмичә үлгәннәргә кыен.

Һәр адымда хәят җәйрәп ята,

Һәрбер тында аның сулышы.

Без күп вакыт күрмибез дә аның

Торган чагын җанга елышып...

Ә ул сине һәр иртәдә көтә –

Мәтрүшкәле чәй йә каһвә булып,

Тәрәз төбендәге гөлләр булып –

Йә елмаеп сиңа, яки сулып.

Ә ул көтә балаң телендәге

Йомры җомак сыман серләр аша,

Тып-тын сөю булып урала ул,

Йә йөрәктән ургып-ургып таша.

Ә ул көтә шәһәр урамына

Кереп тулган шашкын агым булып.

Эшеңдәге мең мәшәкать булып,

Сине гамьсез уйларыңнан йолып.

Ә ул сине тын кичеңдә көтә

Айлы күге, йолдызлары белән.

Шыбыр-шыбыр яуган яңгырлары,

Аяк астындагы кары белән.

Син күрсәң дә, күрми йөр(е)сәң дә,

Көтә Хәят синең яшәвеңне.

Ул мизгелләр булып шакый сиңа,

Ул башкача сиңа дәшә белми.

Ул җаныңа синең тулыр иде –

Җаның балкыр иде мең төс белән.

Хәят хакын хаклаганда гына

Үкенечле булмас кебек үлем.

...Һәр адымда хәят җәйрәп ята,

Саф сулышы – һәрбер тының саен.

Тере чакта яшә генә бары,

Яшәмичә үлгәннәргә кыен.

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев