Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гөрләвек

Мин яфрак булам дип, сөенә, Өметле һәр агач бөресе.

Мин яфрак булам дип, сөенә,
Өметле һәр агач бөресе.
Ямьләнә тирә-як көн саен,
Әкренләп тарала яз исе.
Хушыгыз, мин китәм еракка,
Дип җырлап, гөрләвек ашкына.
Тик белми әлегә – кайларга
Илтәсен язгы су ташкыны.
Белми ул, кайгымы, шатлыкмы
Булып зур суларга кушылыр.
Агасы юлында, бәлки, зур
Елганың ярлары ишелер.

Кайвакыт, табигать котырып,
Өр-яңа күперләр ватылыр.
Ә кайчак, чәчәкле ярларның
Яменә сокланып, таң калыр.
Күпме син сөйләмә – язмыш ул
Күрсәтми дөньяда ни генә!
Челтери нәп-нәни гөрләвек.
Мин хискә күмелдем – ник менә?!
Моңланып, гөрләвек җырында
Әллә соң күрәмме үземне?
Юк, күптән ашкынмыйм язларда.
Хәзер мин бик сабыр, түземле.
Бар иде еракка киткәннәр,
Гөрләвек кебек юл үткәннәр,
Диңгезләр ярына җиткәннәр,
Хыялны чынбарлык иткәннәр.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев