Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомерләрнең кышкы балкышы

Декабрьнең соңгы минутлары... Яңа елны көтә кешелек.

Декабрьнең соңгы минутлары...

Яңа елны көтә кешелек.

Аяк басу белән яңа таңга

Килер төсле бәхет ишелеп.

Һәр ел саен шулай хыялланып,

Өметләнеп яшидер кеше.

Үтеләсе еллар-чакрымнарның

Яхшырагы алдадыр төсле.

Онытыла тормыш ваклыклары,

Матур уйлар тула күңелгә.

Һәм телибез: Ил-көн имин булсын,

Саулык, муллык иңсен һәр өйгә.

Кабатлана ел да шушы халәт –

Гомерләрнең кышкы балкышы.

Кешелекнең зур ышаныч белән

Яңа елга кереп барышы.

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев