Шигърият
Гомерем булды җырлы
Булсам иде кирәк чакта Халкымның бер терәге!
Вазифалы урыннарда
Мин дә байтак юл үттем,
Тик барыбер шигъриятне,
Җыр-моңнарны үз иттем.
Берәүләр байлык җыйганда,
Мин шигъри энҗе җыйдым,
Әллә мин юләр булдыммы,
Һәрчак нәфсемне тыйдым?!
Намуссызлар илне талап,
Бәгырьләрне өзәдер,
Ил дип, рух дип янганнарның
Җаны ничек түзәдер?
Саф чишмәдәй шигырьләрем
Актылар ташлар ярып,
Күңелләрдән күңелләргә,
Җанымнан ялкын алып!
Ямьле җәйдә тугангамы,
Күңелем изге, нурлы,
Кайгылар баштан ашса да,
Гомерем булды җырлы!
Бу кырыс, салкын заманда
Тынмасын тик йөрәгем!
Булсам иде кирәк чакта
Халкымның бер терәге!
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев