Шигърият
Гомер урамы
Кеше гомере – урам аша узу, Кеше гомере икән кып-кыска…
Китеп барам, талгын гына атлап,
Гомер дигән кыска урамнан.
Аякларга буар елан булып,
Барлык узган еллар уралган.
Бер очтагы өйләр яңа иде,
Монда инде тузып беткәннәр.
Ишелмәсен өчен кайберсенең
Авышына терәү төрткәннәр.
Китеп барам, урам бетеп бара,
Авырая бара аяклар.
Бөтенләй дә туктап калыр идем,
Таянырга әле таяк бар.
Өйләр белән өйләр арасыдай
Еллар белән еллар арасы.
Аяклардан елларымны коеп,
Әллә инде кире чабасы.
Дикъкать белән өстән күзләп тора
Бу урамны салган бер Оста.
Кеше гомере – урам аша узу,
Кеше гомере икән кып-кыска…
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев