Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гел шулай (җыр)

Синең назлы кулларыңнан уянырмын мин иртән, Дөньяда иң якын кешем ул син, иркәм.

Синең назлы кулларыңнан уянырмын мин иртән,
Дөньяда иң якын кешем ул син, иркәм.
Кемгә ничек, миңа шулай сөеп яшәве кулай,
Янымда булсаң иде син гел шулай.
Гел шулай, гел шулай, гел шулай булсын иде,
Гел шулай булсын иде, гел шулай.
Язмасын ташларга өйнең ачкычын кара төндә,
Ялгыз итмәсен Ходаем бер көн дә.
Йөзләреңнән яшәү яме балкып торсын гел шулай,
Янымда булсаң иде син гел шулай.
Гел шулай, гел шулай, гел шулай булсын иде,
Гел шулай булсын иде, гел шулай.
Нишләрмен мин, әгәр сине мәңгелеккә югалтсам,
Мин яшәрмен, әгәр мине җырларыңда юатсаң.
Кайгы безне аермасын, читтә йөрсен гел шулай,
Янымда булсаң иде син гел шулай.
Гел шулай, гел шулай, гел шулай булсын иде,
Гел шулай булсын иде, гел шулай.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев