Газәл – тост
Мирасым – Сүз, изге нигез, кабул итеп ал гына; Вак(ы)ты җитсә, күперә кымыз, күр, тустаганым тулган!
«Дустыкаең»нан дога бу! Сиңа барсын «тост» сыман...
Бел: «тост» сүзе «тустак»тан ул, ягъни дустан тустаган!
Багышлыйм тулы тустагым, дускаем, ни хәлләрең?
Ә мин һаман үз ур(ы)нымда: китмим гашыйк постыннан!
«Пост» сүзе дә посудан бит... И газиз тамыр-телем!
Буш калдырма син гыйлемнән, чын тарихтан – дустымнан!
Яр ягасында мин гүя, милли сүз дәрьясында:
Кипмәсә бу тирән дәрья, яшәрбез: рух, көч – шуннан!
Менә шундый догам сиңа: мирас тустагым... Аны
Сиңа багышлар өчендер татарда Гаташ туган!
Мирасым – Сүз, изге нигез, кабул итеп ал гына;
Вак(ы)ты җитсә, күперә кымыз, күр, тустаганым тулган!
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Шагыйрь Гаташ, туган телгә тост әйтә, тустак тотып, ......Аякүрә, җибәрмәсәң яхшы булмас, кымыз йотып. ....... ...Кымыз гына ачып киткән, белмим каян бәрер микән?! ..........Арттан гына китәр микән, тел дә көрмәкләнер микән?! .......... ...Телнең хәле яман, Гаташ, коткармас шул тост- догаң да, ...........Коткаралмас инде, хәтта хәмер булса тустаганда... ............... ...Файда юктыр инде телгә догаларның да, күрәсең?! ..........Җитмәс микән чыгар вакыт милләткә “Ясин” сурәсен?!... ........... ... Сәйлән
0
0