Шигърият
Гашыйк җан
Син учак идеңме әллә, Карашларың көйдерде. Йөрәгем кисәү хәлендә, Сине эзләп йөгердем.
Син учак идеңме әллә,
Карашларың көйдерде.
Йөрәгем кисәү хәлендә,
Сине эзләп йөгердем.
Син ялкын идеңме әллә,
Ут телләреңдә яндым.
Эзләп таптым, тик соң иде,
Яныңда калалмадым.
Син агымсу идең мәллә,
Җәйдең киң колачыңны.
Беләсеңме, син бит миңа
Кайтардың яшь чагымны.
Син бит бер гашыйк җан икән,
Уттан, судан көчлерәк...
Кайларда йөрдең, мәхәббәт,
Очрамадың элегрәк?
Рәзилә ХӘМИДУЛЛИНА
«КУ» 02, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев