Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАРӘФӘ КӨН ТӨШЕМДӘ

Ат ул – символ! Императорлар да, ханнар, корольләр һәм әмирләр, атка менгән килеш ясатканнар сурәтләрен төрле дәвердә.

ПУБЛИЦИСТИК ПОЭМА

Бездән ерак түгел бер урамда
тыйнак кына һәйкәл куелган.
Су мичкәсе тарткан арбалы ат
Бронзадан ясап коелган.
Җир шарын да юллы, өй-шәһәрле
һәм хәбәрле иткән ат, арба –
бронзаны шул исемле чордан
әрәм итмәгәннәр юк-барга!
Бронза кыз, су ташучы һәм ат
күзләремне минем иркәли...
Ә шулай да алар яныннан мин
китәм һәрчак җаным үртәлеп.
Татар өчен ат – мал гына түгел,
туганы күк бер җан иясе.
Шуңадыр да бары атка гына
якын итеп «малкай» диябез...
Ат ул – символ! Императорлар да,
ханнар, корольләр һәм әмирләр,
атка менгән килеш ясатканнар
сурәтләрен төрле дәвердә.
Бронза сында әгәр берләшсәләр
кеше бөеклеге, ат даны,
шунда гына атлы сынны дөнья
ил символы, һәйкәл дип таный!
Атлы һәйкәлсез дә Казан бөек,
Казан таҗлы! Таҗы алдыннан!
Һәм ул таҗга бер асылташ җитми!
Ул алмазның исме – «Атлы хан»!
Башкалада атлы һәйкәл кирәк
тарихи бер бөек кешегә...
Кемгә?.. Кайда?..
Моңа җавап күрдем –
керде Гарәфә1 көн төшемә...
Сөйләргәме, сөйләмәскә микән?..
Эчтән генә көеп йөримме?..
Ничек юрар Казан мэриясе,
нәрсә әйтер Казан Кремле?!
Тәвәккәллим…

*
...Казаныма кайттым
әллә кайдан – ерак сәфәрдән.
Мин югында шактый үзгәрешләр
булып куйган икән шәһәрдә.
Әнә Сөембикә манарасы –
алтын ае нурга төренгән...
Машалла, турайган лабаса –
күреклерәк булып күренә.
Вокзал эченә үк метро кергән.
Тышта – мониторлар, таблолар.
Кнопкага бармак төртәсе юк –
күзең нуры тигәч, кабыналар.
Арба сурәтенә текәлдем мин...
Ике-өч минут та үтмәде –
робот-айгыр җиккән бер фаэтон
яныма ук килеп туктады.
Адресымны әйттем фаэтонга...
Ул секунд та уйлап тормады:
«Кем тавышы юлда сөйләп барсын,
нинди телдә?» – диеп сорады.
Бер тарихчы исемен атадым, –
«Мөмкин булса – дидем, – татарча,
безгә янә фидакарьләр кирәк,
татар телен бүген саклар чак!..»
«Нәрсә сөйлим: яңа мәзәк, гайбәт,
сәясәтме, шәһәр хәленме?»
«Шәһәр хәлен, – дидем, –
шәһәр хәлен
бигрәк тансыкладым әле мин...»
Һәм без киттек әйткән адресыма...
Робот-айгыр мине «агарта» –
студент чакта белгән-онытылган
бик күп нәрсәләрне яңарта.
Болак буе... Минем альма-матер...
Элеккечә даны югары:
педагоглар әзерли башлаган –
кеше җаны инженерларын!
Әти-әнидән соң укытучы –
иң кадерле кеше дөньяда.
Укытучы тылсымы кагылгач,
һәр адәмдә Кеше уяна!..
Тукай мәйданына кергәч, әйтте:
«Мулланур Вахитов югалды –
атна элек пьедесталда иде,
кояш күрде үзен, Ай алды...»
Һәм ни күрәм: биек үр өстендә,
«Мин әле дә бөек постта» дип,
янгыннан соң мич морҗасы кебек
тора Мулланурсыз постамент...
Без бит аны җырларда җырлыйбыз!..
Район йөртә аның исемен!..
Күптән инде кичермәгән идем
мондый көчле ярсу хисен мин...
Эскалатор алып менде үргә...
Салкын уйлар җанны өшетте...
Һәм мин шунда әллә каян иңгән
фәрештәләр хорын ишеттем:
«...Соңгы тапкыр
нәрсә күргән Мулланурны?
Кеше күрсә –
ялгышыпмы әйтер иде...
Соңгы тапкыр
нәрсә күргән Мулланурны?
Нәрсәнең ул
шундый каты хәтер биге?..»
Ораториянең2 музыкасы
өмет, сагыш, шатлык тутырук...
Минем поэмама язган иде
аны Мәскәү композиторы...
Мулланур бит бөек кеше булган –
хәтта Ленин белән күрешкән!..
Шундый затны биек пьедесталдан
бәреп төшергәннәр... Ни эшкә?..
Ачуымнан зиһенем чуалды –
кысып вата яздым тешемне…

«Ә Мулланур моннан ерак түгел,
шунда киттек, тизрәк төш инде», –
дип кычкырды астан робот-айгыр...
Төштем... Киттек... Абау, ни күрәм:
тротуарда кеше басып тора,
ә тротуар үзе йөгерә...
Тукай мәйданының уртасында
туктап калды робот-айгырым,
аяк астындагы бер ноктага
терәде дә зәңгәр күз нурын
әйтте: «Әби-патша каретасы3
батып яткан хәтәр нокта бу...»
Беравыктан зәңгәр күрсәткеч нур
ераккарак китеп туктады.
«Нәкъ биредә Пушкин басып торган,
теге өйдә туган Шаляпин,
бу чиркәүдә поп алдында Горький
исбат иткән җырлау сәләтен –
аны, «талантлы бас» диеп мактап,
теркәгәннәр чиркәү хорына,
ә Шаляпин Федя, җырлап карап,
калган, имеш, адәм хурына...
Иң үзәктә булган бу урамда
үсә алмый рәтле бер агач...
«Язгы карга»4 шуңар урап уза,
оя корыр агач булмагач...
«Бәгърем, морза улы –
Державин...» – дип,
кызып киткәч робот кучерым,
мин бүлдердем аны... Әңгәмәне
Казан хәлләренә күчердем...
«Күптән түгел бу театр иде5,
хәзер – Әдәбият музее –
ул татарны бөек халык иткән
хикмәт тулы төрки сүз өе!
Анда керсәң, дөньяң онытыла...
Орхон-Енисейдан кайткан таш6
шул борынгы чор телендә сөйли –
татар теленә ул бик охшаш.
Кайткан чакта аңа сугылырбыз.
Максатыбыз башка хәзергә –
Мулланурың белән күрешергә,
сөйләшергә ныклап әзерлән.
Бөтен һәйкәл, мемориаль такта
бездә ике дәүләт телендә
сөйләшәләр, – диде робот-айгыр, –
әйдә, киттек тизрәк тегендә...»
Җилдерәбез... Гаҗәп хәлләр булган...
Безнең хыял хәзер – чынбарлык,
чөнки вакытында тел турында
нинди әйбәт закон чыгардык –
диварлардан мәрмәр такталар да
саф татарча сөйли беләләр...
«Саф татарча сөйләшәдер инде
татар чиновниклар, түрәләр», –
диеп әйтергә дә өлгермәдем,
робот уйга чумды, бичара:
«Я не знаю, белмим, I don’t know –
мәрмәр такта түгел бит алар...»
Ап-ак мәрмәр Мәрҗани яныннан
үткән чакта робот-фаэтон,
тагын да бер гаҗәеп хәл сөйләп,
фәһемемне минем баетты.
Кабан-күлдән дуен суыртканда,
юлыкканнар тирән чоңгылга...
Казан ханнарының хәзинәсе
дигән риваятьләр чын булган!
Кабан уртасында бәллүр гөмбәз
шундый балкый – күзләр чагыла.
Нәкъ шул җирдә Казан ханнарының
мәшһүр хәзинәсе табылган.

Су астына – хәзинә янына –
пыяладан тоннель төзелгән.
Кабан – бердәнбер аквариум-күл
илебездә һәм Җир йөзендә.
Хәзинәне саклап тора икән
афәтләрдән, бәла-казадан
Казан гербындагы алтын таҗлы
бөек сакчы – кибер-сазаган.
Су астында театр бар икән –
бәллүр пыяладан төзелгән...
Су Анасы батыр Карәхмәтне7
гашыйк итә язган үзенә...
Мин ашыктым Мулланур янына...
Үрсәләнә ярсу йөрәгем –
үзен эштән бушатырга әзер
Мулланурга тигән түрәне...
Кырык еллап Казан манзарасын
пьедесталдан, үрдән күзәткән
Мулланурны кемдер җиңел генә
читкә алып куйган үзәктән...
Яшел чирәм күмгән аякларын,
җилләр йолкый шинель итәген,
ә ул рәхәтләнеп басып тора,
мин шартларга инде җитәмен...
«Заманында сине ак чехларга
контралар тотып саттылар...
Пьедесталдан кемнәр төшерделәр,
нинди гаеп сиңа тактылар?»
«Үзем төштем, – диде Мулланур һәм
ярып салды сүзен турыдан, –
үз мәйданым була торып, оят
Тукай мәйданында торырга!..
Мин инкыйлаб бурычын үтәдем –
һәйкәлне дә заман ошатты.
Хәзер инде Казан үзәген мин
бөек бер җайдакка бушаттым.
Патшага таҗ тиеш булган кебек
атлы һәйкәл тиеш Казанга –
шагыйрь, галим, артист, эшчеләргә
куйганнары гына аз аңа.
Кемдер көтә Пётр Беренчене,
кем Александрдан башлыйк ди...
Императорларга һәйкәл куймый –
ханын көтә Казан, ашыкмый...
Халык көтә... Казан үре әзер...
Атлы җайдак инде коелган...
Уйлап йөргән аны Шәйми Бабай8,
ә гамәлгә керткән Миңнехан9.
Дөньяда ул бердәнбер булачак.
Мин – монумент – белеп әйтәмен:
шаклар катырачак бар дөньяны
Олуг Мөхәммәд хан һәйкәле.
Мәскәү өнәп бетермәстер диеп,
кайберәүләр кебек ялгышма –
барлык атлы һәйкәл исеменнән
Юрий Долгорукий10 алкышлар.
Тарихларда дәүләт төзүчеләр
атларыннан кубып хупларлар,
күрше-тирәдәге ил-халыктан
явар хәерхаһлы котлаулар!
Үз тарихын үзе сөйләячәк
һәйкәл эчендәге интеллект –
кемгә, нигә куелган бу диеп,
беркем йөрмәячәк интегеп.
Нигә Олуг Мөхәммәд дисеңме?
Беркайчан да шуны онытма:
ул – Казанны дәүләт башкаласы
итеп калкытучы олуг хан!
Төн һәм көндез ханның байрак сабы
җиргә бәрер сәгать санынча.
«Шушы җирдә безнең бәхет!» – диеп,
Казан гөмбәзендә чаң очар!

Мин үз мәйданыма11 үзем күчтем,
пьедесталдан авып төшмәдем.
Анда чакта татар милләт булсын,
данлы булсын диеп эшләдем,
хәзер монда эшлим, – диде һәйкәл, –
шуны аңлатыгыз халыкка –
роман, повесть, поэмалар язып,
матур, дәртле җырга салып та...»
«Мөхәммәд ханга Тукай мәйданында
оят булмасмы?» – дип сорадым...
«Ил төзегән ханга үз илендә
барлык мәйдан – аның торагы!
Максим Горький Бакыр Бабай өчен
бушатканда җайлы урынын,
беркем «Нигә?» диеп сорамады,
беркем җыермады борынын», –
дип кистерде Мулланур Вахитов.
Бәхәсләргә урын калмады –
гади, ләкин катгый бу дәлилне
кеше түгел, таш та аңлады...
Айгыр тибеп куйды – маршрутны
вакыт белән үлчәп, күрәсең:
«Әйдә, китик тизрәк – Әдәбият
музеена бар бит керәсе...»
Без кузгалдык...
*
Мин уяндым... Кояш...
Өйдә – кабинетта икәнмен,
җайлы креслома җилкә терәп,
шактый гына черем иткәнмен.
Өн белән төш әле кочаклашкан...
Шәт, хәзер дә мин төш күрәмдер...
Бәлки, фалдыр?!. Чынга чыга диләр,
Гарәфәдә төшкә кергәнең...
Фатих Әмирханның Гарәфә кич
төшләренә кергән алгарыш –
Татарстанда инде бик күптәннән
күнегелгән, азау ярган эш!
Һәркемгә дә сөйләмиләр төшне...
Кабул итми җаным ырымны –
мин язарга баздым хәтта, чөнки
гел яхшыга аны юрыймын!
Казан мэриясе ничек юрар?
Казан Кремле ни әйтер?!.
Кем белә бит – Гарәфә көн төшкә,
шәт, кергәндер алар нияте?!


1 Гарәфә – бәйрәм алды көне, киче. Фатих Әмирханның (1886–1926) «Гарәфә кич төшемдә» дигән хыялый хикәясе (1987) бар.

2 Екатерина Кожевникова (1954) «Мулланур» поэмасына (русчага В.Кузнецов тәрҗемәсе) оратория язды.
Премьерасы (1984) Казанда булды.

3 Әби патша – император Екатерина Икенче 1767 елда Казанда була.
4 «Язгы карга» («Грач») – революционер Н.Э.Бауманның кушаматы.
5 Г.Камал театрының элеккеге бинасы.
6 Орхон-Енисей язмалары – VII гасырга караган таш стеллалардагы борынгы төрки язмалар.

7 Су Анасы, Карәхмәт – Г.Тукай әсәрләре персонажлары.
8 Шәйми Бабай – М.Ш.Шәймиев (1937) – 1991–2010 елларда Татарстан Президенты, Россиянең Хезмәт Герое.
9 Миңнехан – Р.Н. Миңнеханов (1957) – Татарстан Республикасы Президенты (2010), 2023 елдан – Рәисе.
10 Юрий Долгорукий (1090–1157) – Мәскәүгә нигез салган рус кенәзе, Владимир Мономахның улы.

11 Казандагы Вахитов мәйданы.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Гарәфә көн Ринат Харис төшләр күрә, ....Ул төшләрдән матур шигъри юллар үрә. ... ...Сүзе- Олуг Мөхәммәдебез турында, ...Имеш, атлы һәйкәл кирәк шәп урында. ... ... Тик ул урын милек итеп алынган шул- ...Бер абзыйның атлы броне салынган щул! .... Сәйлән ( Ләйсән Мөгътәсимова)