Логотип Казан Утлары
Шигърият

Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт...

Бәһасез гомернең – чиге юк җиһанда.

Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт...

Ноктадан ноктага омтылу арасы –

Мәңгелек каршында нибары бер мизгел –

Атала «яшәде» дип адәм баласы.

Шаукымга бирешми, сау саклау күңелне –

Бу шаулы дөньяда иң читен мәсьәлә.

Җаныңны Иблискә сатмыйча саф калу,

Үзеңне югалтмау бик кыен нәрсә лә...

Нык иман, чын ният, туры юл булганда,

Гаурәтең капларлык яулыгы табыла.

Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт.

Тарихның һәр бите ачылып ябыла.

Мөмкинме яшәве йөзеңне югалтмый,

Кыйблаңны бутамый, абынмый дөньяда?!

Кем идек, кем булдык – киләчәк бәяләр,

Бәһасез гомернең – чиге юк җиһанда. 

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч! Молодец! Шэп ши7ырь!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур, булдырасын, Лениза

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч шигырь! Молодец! Шэээээп!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик кочле шигырь, молодец!