Логотип Казан Утлары
Шигърият

Галәм тузаны

Күпме генә биек сикерсәк тә, Без – галәмнең бары тузаны…

Җиргә никтер көлеп туылмаган,
Туылмаган никтер елмаеп.
Төргәк итеп күкрәгенә кысып,
Көен сузган әнкәй, моңаеп.
Тәпи китү белән сикергәнбез
Сиртмә караваттан түшәмгә;
Авыртса да, курыкмаганбыз бит
Идәнгә үк килеп төшәргә.
Койма башы, агач очларына
Бер сикерү белән менелгән.
Йолдызларны алып бирер булдык
Сөйгән ярга Оҗмах күгеннән.
Ә учларга акча килеп кергәч,
Биек-биек өйләр салынган.
Очкычларда, болытларны ертып,
Күктә буразналар ярылган.
И, ярата кеше бөеклекне,
Өстен булып башка кешедән...
Мәңгелеккә килмәгәнен җиргә
Ул нигәдер соңлап төшенә.
Безне монда көтеп торганнармы?
Онытабыз елап туганны.
Күпме генә биек сикерсәк тә,
Без – галәмнең бары тузаны…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев