Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гаепләүче гаепләсен

Кадерлерәк булыр, хурлык аша Сукмак салып чыксам зурлыкка!

Холык – язмыш... туганда ук канга
Иңдерелгән барлык, күрәмсең.
Үзең нинди, чорны, дөньялыкны,
Яшәешне, илне, бар халыкны
Нәкъ-нәкъ шундый итеп күрәсең.
Ачулымы, әллә рәхмәтлеме
Язмышыма минем бу җаным?
Кимчелекләремне фаш итүче
Кызганусыз кодрәт – вөҗданым...
Мин – яктылык көткән караңгылык...
Мин – изгелек йөрткән явызлык...
Мин – үз үсешемне тыеп торган,
Бөтен үзгәрешне тоеп торган
Тимер авызлыклы ялгызлык...
Мин – ямьсезлек йөрткән матурлык та,
Мин – матурлык чәчкән ямьсезлек.

Тереклекнең һәрбер тибрәлешен
Йөрәгенә дәшкән гамьсезлек…
Мин ялган да, дөреслек тә түгел…
Кем ышаныр икән сүземә?
Арттырмыйм да, тамчы киметмим дә,
Мин тормышның охшаш үзенә.
Төрле хисләр, төсләр катнашмасы
Кайный миндә ярсып, ургылып.
Мәхәббәттә, нәфрәттә дә туам,
Табигыйлек күчкән җыр булып.
Гаепләүче гаепләсен мине,
Тарый калсам әгәр хурлыкка.
Кадерлерәк булыр, хурлык аша
Сукмак салып чыксам зурлыкка!

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев