Шигърият
Эзләнү
Мин язлардан язлар эзлим бүген, Җылытасым килеп күңелемне.
Мин язлардан язлар эзлим бүген,
Җылытасым килеп күңелемне.
Йөрәгеңдә хисләр дөрләмәсә,
Яшәүме ул? Әллә үлемеңме?
Мин тәннәрдән җылы эзлим бүген,
Күңелемне чыраларга телеп,
Шыгрым тулган өрәк арасыннан
Тик бер җанны җылытасы килеп...
Туң күңелләр җебемәгән һаман,
Төпләрендә ята бозланган кар...
Мин кешедән кеше эзлим бүген,
Бер табармын дигән өметем бар!
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев