Шигърият
Ерагаймас ара
Мин авылга кайттым әле үзем генә, Кояш баеп бара иде үз көенә.
Мин авылга кайттым әле үзем генә,
Кояш баеп бара иде үз көенә.
Туган йортны күреп, җаным мең сөенә,
Кайту рәхәт әти салган үз өеңә.
Тәрәзәгә төшкән шәфәкь кызыллыгы,
Һәм сүрелгән җәйге көннең кызулыгы.
Сокландыра авылымның хозурлыгы,
Тауларының биеклеге һәм зурлыгы.
Тәрәзләрдән миңа яран гөлләр карый,
Карт алмагач салмак кына чәчен тарый.
Ишегалды яшел келәм – ул да ярый,
Каршы алыр кешем генә каршыламый...
Мин авылдан бер ялгызым китеп барам.
Күптән инде җөйләнде күк йөрәк ярам.
Тик шулай да, ерагаймый һаман арам,
Хыялымда әнкәй дәшә:
«Кайт син, балам!»
"КУ" 04, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев