Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эндәшмәү сонеты

Аллаһ тыңлый мине тын торганда – фани аңым бакыйлыкка орынганда...

Мин эндәшмим – мине Аллаһ тыңлый!..

Аның белән шулай аңлашам...

Җанымдагы фани давыл тыны

бакый тынлык белән алмаша.

Һәрбер күзәнәккә тынлык тула,

су сеңгәндәй коры мамыкка...

Мин Аллаһны аңлагандай булам...

Сөйли генә белмим халыкка...

Аңлаганны сөйли алсам әгәр,

куанычтан үләр идем мин...

Аллаһ сүзен Җиргә тик пәйгамбәр

җиткергәнен әллә белмимме?!

Аллаһ тыңлый мине тын торганда –

фани аңым бакыйлыкка орынганда...

 

"КУ" 05,2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев