Логотип Казан Утлары
Шигърият

Елмаям

Ваз кичәм ничә кат... Ничә кат Шайтанга сатылган дөньядан...

Соң чиккә тартылган кылларның

Өзеләм дип әрнер мәлләре.

Юатыр кеше юк – һәркемнең

Акылын җуярдай хәлләре.

Шул хәлдә бәгырьдән өзәм дә

Бер сыңар, дөм ятим өметне...

Җиремә сузамын – кулларым

(уйларым төсле үк) дегетле.

Мин инде беркемгә ышанмыйм!
Ышанмыйм! Беркайчан! диям дә...

Иң нәүмиз йөрәккә бер телем

Ышаныч саклыймын кесәмдә.

Ваз кичәм ничә кат... Ничә кат

Шайтанга сатылган дөньядан...

Һәм кабат көчемне җыям да,

Яратып(!!!) дөньяга елмаям.

Ел-ма-ям!
 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев