Шигърият
Дула, диңгез!
Бер карасаң, дәһшәт, диңгез үрә баскан, Күк йөзе дә кара, куркыныч. Син улыйсың, диңгез, әйдә ула шулай – Син улаган саен... мин тыныч.
Учларыңда, диңгез, ташлар уйнатасың,
Син дулыйсың, гүя, ачулы,
Әйдә дула, диңгез, миңа шуннан рәхәт,
Дулкын баса йөрәк ярсуын.
Бер карасаң, дәһшәт, диңгез үрә баскан,
Күк йөзе дә кара, куркыныч.
Син улыйсың, диңгез, әйдә ула шулай –
Син улаган саен... мин тыныч.
Бар давылда үзенә бер сихри рәхәт,
Кайный дөнья, җанда – тантана!
Тәңре кодрәтендә ике халәт бергә:
Диңгез дулый – күңел шатлана...
"КУ" 02, 2019
Фото: pixabay
Теги: поэзия шигыр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев