Шигърият
Дөньяның теге ягы...
Теге якка берүк күз салмагыз – «Тегеләр»дән башка берни дә юк!
Төннәр озын, шундый озын төннәр,
Тоташкандыр кебек теге якка.
Бу дөньяның теге ягын күрсәң...
Туганың күк булыр җиде ят та.
Төннәр анда көнгә алышынмый,
Юллар анда җитмеш җиде чатлы.
Ул якларга барып эләксәңме –
Сагынып үләр идең җиде ятны.
Теге якның өйләреме ничек?
Юктыр анда тәрәз белән ишек.
Ай, кояшның анда исе дә юк,
Түрләрендә таз пәригә бишек.
Төннәр озын, шундый озын төннәр...
Алар өйдә һәрчак, без өйдә юк...
Теге якка берүк күз салмагыз –
«Тегеләр»дән башка берни дә юк!
"КУ" 12, 2018
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Чамалап йөр (Данис Хәйруллинга шаярту)Күз салырга һич бер рөхсәт юк, тик,соң син анда ничек күз салдың?Ә җитмәсә, шигырь язган булып, үз өстеңә гонаһ сүз алдың.Шунысы бар, телисеңме, юкмы, барыбызга шунда барасы. Тик муллалар, синең кебек түгел, куркыталар, инде, заразы!Үз башыңа бәла алдың бугай, юк темага килеп бәйләнеп.Синдәй язучылар, яначак, ди,тәмугъ кисәвенә әйләнеп. Чамалап йөр, бары шайтан белә, кай җирдә барып кабасыңны...Очрасаң, күп сорап тормас алар, укытырга арт сабагыңны.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0