Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялыкка туган гына чакта...

Ялгышамдыр, бәлки, шулай булса Ялгышыма ямау булыгыз, Хаталардан хали түгел кем дә, Мин дә сезнең гади улыгыз!

Дөньялыкка туган гына чакта
Каян белим аның холкын мин?!
Яши-яши әлсерәгәч кенә,
Мондый икән минем халкым, дим.
Батырлыгын беләм, эшчәнлеген,
Тешчән икәнен дә аңладым.
Үзаңының үзгәлеген генә
Бүгенгәчә аңлый алмадым.

Тирән баздан тиргә бата-бата,
Чыгар чакта барың, бергәләп,
Бер-берсенең башларына басып
Чыкмакчылар һаман, үрмәләп...
Ялгышамдыр, бәлки, шулай булса
Ялгышыма ямау булыгыз,
Хаталардан хали түгел кем дә,
Мин дә сезнең гади улыгыз!

 

 

«КУ» 11, 2026

Фото: Индира Габдуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев