Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялар имин булсын

Яшәү кадерен белеп үскән буын – Горурландык туган җир белән, Туры юллар булмый ул тормышта, Ни күрсәк тә, күрдек ил белән!

Яшәү кадерен белеп үскән буын –
Горурландык туган җир белән,
Туры юллар булмый ул тормышта,
Ни күрсәк тә, күрдек ил белән!
Туфрагыма тамган әче тирем,
Газиз җиркәемә тоз булды.
Сөенечем дә, көенечем дә минем,
Дөрләп янар өчен куз булды!
Ни көтә соң алда, юлларымда –
Югалтумы, әллә табышлар?
Илем белән, сөйгән халкым белән
Бер үк булды безнең язмышлар!

Эшем белән илне хәстәрләдем,
Җырым белән аны данладым,
Халкымны һәм Ватанымны яклап,
Һәрчак алга кыю атладым!
...Мин тормышны, туган илне сөям,
Барча милләтләрне яратам,
Дөнья имин, күкләр аяз булсын,
Тынычлыкны яклап җан атам!
Тынычлыкны яклап җан атам!

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев