Шигърият
Дөньяга килү хәлләре
Таныш акушер сөйли
Кинәт кызу ыгы-зыгы купкан кебек,
шау-гөр килә бүген җирнең күп иле.
Менә тагын шушы хакта уйлап куйдым,
болганганда япь-яшь ана күңеле.
Бездәй мәннең тумышына бәйле хәлләр
хикмәтенә тәмам хәйран булырлык, –
үҗәт холкын сиздергәләп торсын әле
карындагы зәгыйфь кенә бер орлык!
Укшып арган изге затка ихлас дәшәм:
«Гаҗәпләнмә кинаяле бу зарга.
Яралгылар хәттин ашып эреләнгәч,
мөмкин хәтта халык башын бутарга...»
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев