Шигърият
Дөнья көтәбез
Әгәр без дөнья көтмәсәк, Аны кем көтәр иде? Көтелмәгән дөнья бик тиз Таралып бетәр иде.
Дөнья көтәм, дигән булып,
Эшлекле кыланабыз.
Кеше ышансын өченгә
Күп чара кулланабыз.
Ах-ух килеп ашыгабыз,
Чабабыз уңга-сулга.
Имеш, вакыт та бик кысан,
Калмасак иде соңга.
Әгәр без дөнья көтмәсәк,
Аны кем көтәр иде?
Көтелмәгән дөнья бик тиз
Таралып бетәр иде.
Алай да дөнья көтәбез...
"КУ" 08, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев