Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диктант

Хакимнәр дә, хадимнәр дә җыйнау Язу яза... – шундый заманы.

Хакимнәр дә, хадимнәр дә җыйнау
Язу яза... – шундый заманы.
Сүз сүрүен сүтеп, хәтердә бер
Казгануның юктыр зарары.


Шөкер, әнкәйләргә хат юлларлык
Телләребез әле тере лә.
Бер куаныч, бер юаныч хәзер
Яза белү анаң телендә.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев