Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диңгез тирәнлеген күрәм

Диңгезләрнең тирәненә кызыгам...

Диңгезләрнең тирәненә кызыгам,

Йолдызларның сайлыйм яктысын.

Урап чыгам континентлар буйлап,

Төн чыкканчы дөнья яртысын.

Төрле илдә, төрле телдә сөйли,

Барысы да булсын дусларым.

Ерак ара чакрымнарын тезә,

Канатлары тала кошларның.

Максатыбыз уртак, теләкләр бер,

Дуслык җебе бәйли хисләрне.

Безне бергә очраштырган чакта,

Исбатлана тарту көчләре.

Кешеләр бит төрле хезмәт сөя,

Чәчә, ура, иген үстерә.

Биек таулар аша юллар сала,

Кыю булгач, таулар күчерә.

Хезмәт тантанасы куанычлы,

Мин дә калмыйм аннан өлешсез.

Җир уллары каһарманлык кыла,

Күрми-белми яши белексез.

Татлы хыялларым чынга аша,

Күпләр күк мин гашыйк иҗатка.

Һәйкәл куяр замандашлар шаһит,

Мәрмәр ташын бизәп ир-атка.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев